Кайбыч муниципаль районында тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды

2020 елның 16 марты, дүшәмбе

 Тантана гадәттәгечә Галия Кайбицкая исемендәге музейда узды. Егерме укучы үзләренең төп документларын Татарстан Республикасы Кайбыч районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлегенең миграция пункты башлыгы кулыннан алды. Истәлекле вакыйга уңаеннан егетләргә һәм кызларга Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Алия Биккулова һәм «Юнармия» җирле бүлекчәсе штаб начальнигы, отставкадагы майор Илһам Хөснетдинов үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр. Чарада шулай ук ГХАТ бүлеге җитәкчесе Чулпан Камалиева, яшьләр бүлеге җитәкчесе Зөһрә Лотфуллина да катнашты. Чара укучылар һәм район мәдәният йорты хезмәткәрләре башкаруындагы музыкаль номерлар белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International