Бөгелмә муниципаль районы ГХАТ бүлегендә Яшь гаилә мәктәбе

2020 елның 14 марты, шимбә

14 март көнне Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Яшь гаилә мәктәбендә чираттагы дәрес узды. Мәктәп эшендә яшь гаилә парлары, булачак яшь парлар, ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Антонова Анастасия Станиславовна, гаилә психологы Алена Владимировна Юскевич, табиб-гинеколог, хатын-кызлар консультациясе мөдире Елена Александровна Федотова катнаштылар.

Мәктәп тыңлаучылары медицина тикшерүе узу, гаилә булдыру, гаилә мөнәсәбәтләрен ныгыту факторлары кебек мөһим мәсьәләләр буенча белем алдылар.

Барлык яшь парлар һәм чакырылган кешеләр бер фикергә килделәр: тормышта иң мөһиме – бер-береңне ишетү һәм аңлау, ә гаилә җимерелгән яки аңлашылмаучанлыклар башланган очракта, компромисска барырга, теләсә кайсы тормыш шартларында ярдәм итә ала торган белгечләрдән оялмаска кирәк.

Чараны йомгаклап, ГХАТ бүлеге җитәкчесе урынбасары Анастасия Антонова туй алды инструктажы үткәрде, аның барышында булачак яшь парларга никахлашуны теркәү тантанасының мөһим мизгелләрен ачтылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International