Азнакай районында «Пар канатлар» клубының чираттагы очрашуы

2020 елның 15 марты, якшәмбе

2020 елның 14 мартында Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге «Пар канатлар» клубы каршында «ялгыз йөрәкләр»клубы каршында чираттагы очрашу уздырды. Бу очрашулар клуб катнашучылары теләге буенча төрле форматта һәм стильләрдә уза. Ә бу юлы табигатькә чыгарга булдык, барысы да бергәләп кышны озатырга булдылар. Чара төрле милли уеннар һәм биюләр белән үрелеп барды. Ир-атлар шашлык пешерде, ә бу вакытта хатын-кызлар дустанә төшке аш өстәле оештырды .

Клуб әгъзалары алдында 2019 елгы эш нәтиҗәләре белән бүлекнең баш белгече Шакирова Светлана чыгыш ясады. Шулай ук 2020 елга чаралар планы буенча тәкъдимнәр кертелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International