Бөгелмә районында бишенче игезәк туды

2020 елның 14 марты, шимбә

 

Көтеп алынган сабыйның дөньяга килүе – бөтен гаилә өчен зур бәхет. Әгәр берьюлы ике бала туа икән, бу – икеләтә бәхет. Бу язмышның очраклы билгесе генә түгел, ул бер-береңә туры килү һәм наз нәтиҗәсе генә дә түгел, тормыш юлында сирәк уңыш, чөнки мәхәббәт бер үк вакытта берьюлы ике җимешне сирәк бүләк итә. Әгәр дөньяга “Королева” игезәге туса – бу шатлык кына түгел, ул чын язмыш бүләге.

Чыннан да, берьюлы кыз һәм малай бала туу ата-ана өчен могҗиза булып тора, чөнки хәзер алар бер үк вакытта кыз һәм ул тәрбияләү бәхетенә ия.

2020 елның 13 мартында Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә "Королева" игезәк балалары теркәлде.

Антон һәм Вероника Исаевлар гаиләсендә чын могҗиза булды: "Королева" игезәкләре дөньяга килде – сабыйлар бер минут аерма белән дөньяга килә. Родион һәм Анна – бәхетле әти-әниләр сабыйларын шундый матур исемнәр белән атадылар.

Беренче документларны – туу турында таныклыкларны, Татарстан Республикасы Президенты исеменнән котлау адресын тапшырганда, ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь гаиләне тормышларындагы әһәмиятле вакыйга белән котладылар, сәламәтлек, гаилә бәхете, иминлек теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International