Илһаметдиновлар Тимер туйларын билгеләп үттеләр

2020 елның 13 марты, җомга

Бүген Сарман муниципаль районының Сарман авылында яшәүче Раян һәм Мөзәянә Илһаметдиновлар үзләренең тимер туйларын билгеләп үттеләр. «Ныклы гаилә» федераль проекты кысаларында юбилярларны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Индира Сәхипова котлады һәм район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды.

Район ветераннар советы рәисе Нәҗип Миңнегулов,  ГХАТ бүлеге җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлишина, Сарман авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Николай Сахуриев юбилярларга изге теләкләрен җиткерделәр. Юбилярларга ныклы сәламәтлек, тигез озын гомерләр, бәхетләр теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International