Минзәләдә район күләмендә ата-аналар җыелышы үткәрелде

2020 елның 12 марты, пәнҗешәмбе

 12 март көнне Минзәләдә район күләмендә ата-аналар җыелышы үткәрелде. Бу җыелыш башкалардан аермалы булды, чөнки җыелыш барышында чакырылган кунакларның чыгыш ясаучыларга  үзләрен кызыксындырган сорауларны бирергә мөмкинлекләре булды. Җыелышка районның мәктәп директорлары, укытучылар, ата-аналар чакырылган иде. Спикерлар булып районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Нэля Бикеева, белем бирү бүлеге җитәкчесе Леонид Петраев, район прокуроры Феликс Хафизов, полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Сергей Титов, ГХАТ бүлеге җитәкчесе Анна Куприянова, балалар иҗат йорты җитәкчесе Илсур Миннибаев, педиатр Алсу Гимадиева чыгыш ясады. Алар һәммәсе дә укытучылар, әти әниләр бердәмлеге булган очракта гына, балаларны хезмәт һәм мораль яктан дөрес тәрбия биреп була дигән фикерләрен җиткерделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International