03.10.2013 елда Баулы муниципаль районы башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү бүлегендә авыл җирлеге секретарьлары катнашында киңәшмә узды. ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мурсалимова 9 ай нәтиҗәләре белән, Менделеев районы ГХАТ бүлеген тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырды. ГХАТ бүлегенең баш белгече А.Ахметова киңәшмәдә катнашучыларны Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсендә үткәрелгән семинарда алынган үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырды, “АИС” программасына кагылган сорауларга җавап бирде.
Пимәрдә яшәүче Хөсәеновлар – Фәйзрахман Габдрахман улы һәм Галимә Гарифулла кызы 65 ел никахта яшәгән. Алар быел шушы олуг бәйрәмнәрен билгеләп үтте.
2013 елның 1 октябрь көнендә Яңа-Савин районы ЗАГС бүлегендә олылар көненә багышланган тантана уздырылды.Бәйрәмгә “Зәркән” һәм “Алтын” 10 пар чакырылды.Юбилярлар почет китабына кул куйдылар,аларга исполком һәм мэр И.Р.Метшин исеменнән тәбрикләү открыткасы,өч мең сум акча тапшырылды.
Халыкара өлкәннәр көненә багышланган әлеге тантана ЗАГС бүлегендә үткәрелде.