Кайбыч муниципаль районы ЗАГС бүлегендә бер- берсен яратып, хөрмәт итеп 50 ел бергэ яшәп алтын туйларына килеп җиткән Альберт Фәсхетдин улы һәм Сәгыйрә Гыйльфан кызы Ярхамовлар, Әгъзәметдин Әбраретдин улы һәм Наҗия Фәттах кызы Сәйфетдиновларны тәбрикләү тантатнасы булып узды.
Бәйрәм барышында юбилярларның гаилә һәм тормыш юлларының һәр мизгеле искә алынды.
Тантанада катнашкан район башлыгы Альберт Илгизәр улы Рахматуллин уз чыгышында юбилярларга карата булган тирән ихтирамын, тәбрикләү сүзләрен җиткереп рәхмәт хаты һәм бүләкләрен тапшырды. Шулай ук балалары, оныклары, якын туганнары тарафыннан да рәхмәт һәм ярату сузләре яңгырады.
Юбилярлар ЗАГС бүлегенең “Алтын никахлар” китабына имзаларын куйдылар, иң беренче тапкыр биегэн туй вальсларын искә төшереп, бриллиант туйга кадәр пар канатлы булып яшәргә язсын дигән теләктә гаилә учагын кабызып җибәрделәр.