2013 елның 14 октябрендә Зәй районы һәм шәһәре хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Лукьяновлар һәм Сафиуллинар гаиләләренә тантаналы рәвештә туу турында таныклыклар тапшырылды

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

    2013 елның 14 октябрендә Зәй районы һәм шәһәре хастаханәсенең бала тудыру бүлегендә Лукьяновлар һәм Сафиуллинар гаиләләренә тантаналы рәвештә туу турында таныклыклар тапшырылды. Наталья һәм Алексей Лукьяновларның сигезенче балалары – Светлана, Елена һәм Айзат Сафиуллинарның икенче балалары –Нели туган. Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгече Гөлшат Кашапова бәхетле әти-әниләрне шатлыклы вакыйга бәлән котлап балаларының беренче документларын тапшырды, сабыйларының тәүфыйклы һәм сәламәт булып үсүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International