2013 елның 16нчы октяберенда Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Евгений һәм Людмила Галановларның беренче балаларын тантаналы рәвештә теркәү чарасы узды.

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

          2013 елның 16нчы  октяберенда Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Евгений һәм Людмила Галановларның беренче балаларын тантаналы рәвештә теркәү чарасы узды. Евгений һәм Людмила кызларына сирәк һәм бик күркәм Ариадна исемен сайлаганнар.

          ГХАТ бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина, бәхетле ата-ананы зур сөенечләре белән тәбрикләп , изге теләкләрен җиткерде, Ариаднаның беренче документын – туу турында таныклыгын һәм ГХАТ бүлегенең исемле открыткасын тапшырды. Открыткада Ариадна исеменең мәгънәсе, котлау тексты язылган.

         Тантана бергәләп фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International