Тәтеш районы Сөендек авылында юбилярны котладылар.

2013 елның 16 октябре, чәршәмбе

13 нче октябрь көннен Миннебаева Зөбәйдә Шакир кызына 90 яшь тулды.Аны шушы олуг юбилее белән котларга районнан Тәтеш районы башлыгы урынбасары И.Р.Фаткуллин, ветераннар Советы председателе Г.П.Королев һәм Сөендек авылы җирлеге башлыгы И.Ф.Фазлеева килгәннәр иде. Шулай ук укучы балалар үзләренең матур җырлары һәм шигырьләре белән юбилярны котлардылар.

      Үзенең балалары һәм оныклары арасында Зөбәйдә әби үзен бик бәхетле хис итә. Ул безнең авылыбыз горурлыгы. Ул үзлегеннән укырга өйрәнә, зур күләмле “Сугыш һәм тынычлык”, “Анна Каренина” әсәрләрен зур кызыксыну белән укып чыга.

      Зөбәйдә әби саубуллашканда: “Һәммәгезгә дә бәхеле тормыш, исәнлек – саулык, авырмыйча минем яшькә кадәр җитүегезне телим,” дигән матур теләкләрен белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International