2013 елның 13 октябрендә Баулы шәһәрендә яшәүче Шарапова Зәйтүнә Камали кызына 95 яшь тулды. Район җитәкчеләре аны шушы зур юбилее белән котладылар һәм Россия Президенты В.В.Путинның котлау хатын тапшырдылар.
Зәйтүнә Камали кызы лаеклы ялга киткәнче шәфкат туташы булып эшләп, 36 ел гомерен район үзәк хастәнсенә биргән. Бер ул тәрбияләп үстергән, 3 оныгы, 1 оныкчыгы бар.
Зәйтүнә Камали кызының уңганлыгына, булганлыгына сокланырлык: олы яшьтә булуына карамастан йортын һәм бакчасын тәртиптә тота, ә кәрәзле телефон белән оста куллануы килгән кунакларны шаккаттырды.