12 октябрь көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсендә актив катнаштылар

2013 елның 17 октябре, пәнҗешәмбе

        Россия шәһәрләренең һәм төбәкләренең экологик торышын яхшырту максатыннан 2013 ел  Экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 12 октябрь көнне Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре гомумшәһәр өмәсендә актив катнаштылар. ГХАТ бүлеге урнашкан бина тирәсе чүп-чардан арындырылды: “Шәһәрне ямьләндерү өмәләрендә без һәрвакыт шатланып катнашабыз һәм һәр Бөгелмәле  үз шәһәрен яратырга, сакчыл карарга, теләсә кая чүп-чар ташлап, йорт тирәләрендә  чүплекләр ясамаска тиеш дип уйлыйбыз. Шәһәребезнең чисталыгы һәм матурлыгы, шулай ук киләчәк буынның аны нинди хәлдә кабул итүе безнең барыбызның да чисталык өмәләрендә актив катнашуыннан тора”.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International