Мәскәү каласында иҗат итүче Овечкиннар гаиләсе беренче балаларының туу турында таныклыгын тантаналы рәвештә алу өчен Яр Чаллы шәһәренең ЗАГС идарәсенә килде.
Бу гаиләдә зур вакыйга – дөньяга ямь өстенә ямь өстәп уллары туды. Мондый кабатланмас вакыйганы үзең аша үткәрү гаилэ өчен генә түгел, ә жәмгыять, милләт өчен дә иң зур бүләкләрнең берсе.
Гаилә - бала өчен җир йөзендәге иң җылы, якын урыннарның берсе, мәхәббәт, рухыйлыкны җанына, канына сеңдергән җир. Уңган хатын – ул таба диләр, хөрмәтле Люция ханым да уңган һәм булган ана! Исем кушу һәр кешенең тормышында бик мөһим вакыт. Узлэренең хәер-фатыйхалары белән Станислав хэм Люция улларына Тимур исемен бирделәр. Тимур исеменең мәгънәсе – корычтай кочлелек, бөеклек һәм байлык.
Бала тәрбияләү ата-ананың иң изге, иң җаваплы һәм катлаулы бурычларыннан берсе. Сезгә Ходай Тәгалә сабырлык һәм көч бирсен. Балагызга олы җанлы, тәүфикълы, сезгә терәк булып үсәргә насыйп булсын!