Түбән Кама муниципаль районында “Иң яхшы әти” конкурсы старт алды. Әлеге, берничә этаптан торачак һәм берничә ай дәвам итәчәк, проект Берләшкән Милләтләр оешмасы тарафыннан игълан ителгән халыкара гаилә елының 20-еллыгына һәм Түбән Кама әтиләре ассоциациясенең 10-еллыгына багышланган. Сентябрь ахырында “Иң яхшы әти” проекты, Түбән Кама әтиләре ассоциацисе тәкъдим иткән “Чит балалар юк, минем баламның тирә-юне бар” дигән шигарь астында, иҗади фестиваль белән старт алды. Моннан тыш проектның шул ук көнне булып узган беренче спорт этабында 150ләп әтиле-балалы конкурсантлар җиңел атлетикада көч сынашты.
Күләмле проектның икенче, “Әтиләр барсын да булдыра!” дип исемләнгән уен этабы, октябрь ахырында Түбән кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә узачак. Биредә әтиләр үзләренең төрле ашлар, камыр ризыклары пешерү осталыгында, зирәклектә, сабыйлары белән бергәләп уеннар оештыру осталыгында көч сынашачак.
Ватанны саклаучылар көне уңаеннан уздырылачак өченче этапта, әтиле-балалы командалар тагын бер кат спортның төрле өлкәләрендә беренчелекне алырга тырышачак. Язның беренче бәйрәме Халыкара хатын кызлар көне алдыннан “Иң яхшы әти” исемен дәгъвалаучы әтиләр “Гүзәл затка мәхәббәт белән” дигән этапта көч сынашачак.
Түбән Кама муниципаль районның “иң яхшы әти” исеменә лаек булучы ир-атның исеме 1 июнь Халыкара балаларны яклау көнендә игълан ителәчәк.