ЯҢАЛЫКЛАР


30
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасында  урнашкан   халыкларның  мәдәни һәм этник  төрлелеген  пропагандалау,  «Экстремизмга – юк!» акциясе  кысаларында  Әлмәт шәһәренең Никахлашу  сараенда  27 һәм 28 нче  сентябрь  көннәрендә  рус һәм татар  гореф – гадәләренә нигезләнгән  гражданлык актын теркәү танатасы  уздырылган

Алар арасында  унике -  алтын, биш  пар  - 55 ел бергә, ике пар – 59 яшь бергә гомер иткәннәр.

   Халыкара Өлкәннәр   көнен  бәйрәм итү  кысаларында Әлмәт муниципаль районының  ЗАГС  идарәсе  яшьләр арасында  өлкән буынның абруен  арттыру, аларга карата  ихтирам уяту максатыннан  төрле  чаралар үткәрә. 27 сентябрь көнне  ЗАГС та гаилә тормышы  юбилярларын, бергә 25 һәм 35 ел яшәүчеләрне  хөрмәтләү тантанасы  булып узды.

 Котлауларны беренче  булып    яшь  паралар – Сахабиевлар Айрат һәм   Альбинаның әти–әниләре  кабул итте. Кияүнең әти–әнисе  агымдагы елда  энҗе,  киленнең әти– әнисе  – көмеш туйларын   билгеләп узганнар.  Тигез, матур гаилә булып яшиләр.

 Шәүкәт  Мамедович һәм  Гүзәлия  Маджиповна (Фарамузов   Равилнең  әти – әнисе )  бергә гомер итә башлауларының  25 еллыгы уңаеннан шулай ук кайнар котлаулар кабул иттеләр.

 Яңа  өйләнешүче яшьләрнең  гражданлык актын теркәү тантанасында ныклы, нигезле  гаилә корган  әти– әниләрне,  үрнәк парларны  тәбрикләү  Әлмәт шәһәренең  никахлашу  сараенда   матур гореф– гадәткә әйләнде.  Әлеге  эшебез дәвамлы  булыр,  дип ышанабыз.

 

28.09.2013 нче елның Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы Казан шәһәре Киров районнының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә зур тантана – алтын туй юбилейы узды. Бу бәйрәм өлкәннәр көне алдыннан бик матур, истәлекле вакыйга булып калды. 

Юрий Николай улы һәм Нина Маркел кызы Сальниковалар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы, җырга тиң гомер юлы үткәннәр.  

Бәйрәмгә чакырылган кунаклар арасында Мамадыш районның ГХАТ бүлеген күп еллар җитәкләгән 3 ветеран – Халидә Сафиулла кызы, Дания Минһаҗ кызы, Әлфия Мөхәммәтдин кызы  да бар иде.

Район башлыгы Анатолий Иванов хакимиятнең элеккеге хезмәткәрләрен чын күңелдән зур бәйрәм белән котлады. Ветераннар өчен мул чәй табыны, бүләкләр әзерләнгән  иде. Бәйрәм кичәсе хәтердә уелып калган калган кызыклы хемәт хатирәләре, яраткан җырлар белән үрелеп барды. ЗАГС ветераннары исеменнән Дания Минһаҗ кызы күрсәтелгән ихтирамнары өчен зур рәхмәтләрен җиткерде.


27
сентябрь, 2013 ел
җомга
2013 елның 27 нче сентябрендә  Чыбыклы авылы мәдәният йортында  20 ел бергә тормыш кичергән гаиләләрнең юбилей кичәсе үткәрелде.  1993 нче ел дәвамында Чыбыклы авылы җирлегендә барлыгы 14 пар кавышып, гөрләтеп кызыл туйларын үткәргән булган. Мондый гаиләләрнең кайчандыр кавышып, иңнәрен-иңгә куеп, бергә гомер кичерүләре авыл халкы өчен дә зур  куаныч,  шатлык, бәхет булып тора.

   2013 елның 27 сентябрендә Буа муниципал районында эшлекле киңәшмә үтте. Киңәшмәдә Буа районы башкарма комитетының ГХАТ бүлеге җитәкчесе Хәкимова Г.М. һәм авыл җирлекләренең белгечләре  катнаштылар. Очрашуда үлү очракларының вакытында теркәлүе, субвенция акчаларын үзләштерү һәм квартал отчетын тапшыру мәсәләләре каралды.

 

Уку елы башлану белән ГХАТ бүлеге белгечләре Зәй районы мәктәпләрендә өлкән класс укучылары өчен “Гаилә дәресләрен” укытуны яңартып җибәрделәр. Бу дәресләрдә балаларга ГХАТ бүлеге эшчәнлеге, гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә электрон хезмәтләрен күрсәтү тәртибе, гаилә төзү, никах теркәү турында әңгәмә алып барыла.

2013 ел Баулы шәһәрендә яшәүче Фазлыевлар гаиләсе өчен истәлекле ел.  Февраль аенда бу матур, тату гаилә җыелып гаилә башлыгы Мәгсүм абыйның 80 еллык юбилеен билгеләп үткән булса, сентябрь аенда аларның гаиләләренең юбилее.

60 ел элек кабызган гаилә учагын сүндермичә, бер-берсенә терәк булып яшәүче Хәния апа белән Мәгсүм абый Фазлыевлар гаиләсе  күпләргә үрнәк, тырыш гаилә. Аларның яшәгән йортлары нур чәчеп тора, хуҗаларының булдыклы, уңган икәнлекләре ерактан күренеп тора.  Тормыш авырлыклары алдында баш имичә, илгә намуслы хезмәт иткәннәр алар. Мәгсүм абый  Баулы технологик  транспорт идарәсендә  40 ел  буена машинист-тракторчы булып эшли.  Хәния апа райпода башта сатучы, аннары склад мөдире булып шулай ук 40 ел хезмәт итә.

2013 нче елның 27 сентяберендә Мамадыш муниципаль районы ГХАТ бүлегендә  үзенчәлекле никах теркәү тантанасы үтте. Милли йолаларны торгызып, язылышу татантасын милли гореф-гадәтләр белән үткәрү – яшьләр игълан иткән теләкләрнең берсе иде. Кияүнең крзшен, кәләшнең татар булуы, кунакларга ике халыкның гореф-гадәтен карарга мөмкинлек бирде.

Татарларның һәм керәшеннәрнең милли киемнәрен кигән кызлар кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар, яшьләргә гаилә юлы символы булган сөлге җәйделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International