2013 елның 9 октябрендә Яңа Савин районының ЗАГС бүлегендә Рудневлар Николай Иван улы һәм Мария Степан кызының 70-ел бергә тора башлау уңаенан бәйрәм чарасы булып үтте. Юбилярларга Илсур Метшин исеменнән котлау открыткасы, акчалата бүләк һәм чәчәк бүләк иттелде. Истәлек китабында алар кулларын куйдылар, бер-берсен котлап 10-елдан соң тагын бергәләшеп килергә вәгъдә бирделәр.
Николай Иван улы- Бөек Ватан сугышы ветераны, күпсанлы орденлар иясе. Мария Степан кызы – тылда катнашкан кеше, бик озак еллар “Элекон” заводында тормыш иптәше белән бергә эшләп лаеклы ялга чыкканнар. Без аларга исәнлек-саулык, иминлек, күңел тынычлыгы һәм тигез тормыш теләп калабыз.