Түбән Кама муниципаль районы илдәге татулык һәм дуслык сагында.

2013 елның 11 октябре, җомга

Татарстан Республикасында агымдагы елның сентябрь ае “Без экстремиз һәм терроризмга каршы” шигаре астында узды. Шул уңайдан Түбән Кама муниципаль районының китапханәләрендә, мәдәният йортларында, музей, мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреңденияләрендә төрле очрашулар, кызыклы конкурс-викториналар,  яшьләр форумы һәм башка кызыклы чаралар булып узды.   Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе әлеге чаралардан читтә калмады. Сентябрь ае ахырында ГХАТ идарәсендә бик үзенчәлекле исем кушу тантанасы булып узды. Татар милләтенең киләчәге, тел һәм мәдәниятенең дәвамчысы булып үссен дигән теләктә калып, Галимовлар гаиләсендә туган балага Радел дип исем кушылды. Шунысы мөһим, без күп милләт вәкилләре өчен үз һәм якын булган Татарстан җирендә яшибез. Бер-беребезне хөрмәт итеп, мәнфәгатьләребезне кайгыртып яшәү  - ул һәрберебезнең изге бурычы. Барлык милләт вәкилләрен дә тигез күреп, аларның диннәрен, дөньяга карашларын, гореф-гадәтләрен ихтирам итеп кенә, без тыныч һәм толерант җәмгыять төзи алачакбыз. Исем кушу тантанасының төп герое – Радел дә, татар милләтенең сөекле улы, әти-әнисенең таянычы булып, үз тормышын да татулык һәм дуслык төшенчәләренә нигезләнеп корыр, дип ышанасы килә.

Әлеге исем кушу тантанасыннан тыш, терроризм һәм экстремизмга каршы  айлыгы кысаларында үткәрелгән никах теркәү тантаналары да шәһәребез яшьләре арасында зур кызыксыну уятты. Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре фикеренчә, әлеге акцияләр аркылы яшьләргә тату һәм дус җәмгыять төзү кирәклеге фикере даими рәвештә җиткерелергә тиеш. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International