Халык белән даими элемтәдә тору һәм эшләү – һәр авыл җирлеге Башкарма комитеты сәркәтибе өчен төп бурычларның берсе. Шундый очрашуларның берсе 10 октябрьда Мамадыш муниципаль районының Катмыш авыл җирлегендә булды. Очрашуның төп сәбәбе – гражданлык хәле актларын теркәү буенча иң еш бирелә торган сорауларга җавап бирү, тәсфирләп аңлату.
Көн кадагына куелган иң беренче сорауларның берсе – туу һәм үлү актларын теркәү. Башкарма комитеты сәркәтибе Алсу Мирсатовна үлемнең өч көн эчендә теркәлергә тиешлеге хакындаа азсызыклады. Һәр авылның зиратына беркетелгән җаваплы кешеләренә үз бурычларын янә аңлатты.
Шулай ук сәркәтиб таныклыкларны кабат алу, справкаларны алу тәртибен, нинди документлар кирәклеген аңлатты.
Яшьләрне иң кызыксындырган сорауларның берсе никах тантанасының көнен һәм вакытын интернет аркылы броньләштерү, электрон хезмәт кулланып справкаларны һәм таныклыкларны кабат алу мөмкинлеге иде.
Җыелыш тәмамлангач, Катмыш авыл җирлеге халкы сәркәтипкә җиткергән мәгълүмат өчен рәхмәтләрен белдертте һәм мондый очрашуларның әһәмиятен ассызыклады.