Еллык эш планы нигезендә ГХАТ бүлеге белгечләре Зәй мәктәпләрендә Гаилә дәресләрен үткәрәләр. 2013 нче елның 10 октябрендә чираттагы Гаилә дәресен Татар гимназиясенең 10 класс укучылары өчен баш белгеч Ландыш Ананьева үткәрде. Балалар белән очрашуда ГХАТ өлкәсендәге законнарда үзгәрешләр, электрон хезмәтләр күрсәтү тәртибе, никах һәм гаилә темасына әңгәмә алып барылды. Яшьүсмерләр әңгәмәдә актив катнашып, җиткерелгән мәглүматны кызыксынып кабул иттеләр.