Хәзерге көндә перинаталь үзәк булып саналган, бүгенге көнгә ярашлы җиһас кертелгән Түбән Кама муниципаль районы балалар тудыру йорты, шәһәребезнең хатын-кызларын гына түгел, якын-тирә районнарның гүзәл затларын да яңартылган бинасында кабул итә башлады.
Перинаталь үзәкнең баш табибы Р.Галеев һәм УЗАГС мөдире Б.И.Махотинаның бердәм эшләре нәтиҗәсендә тудыру йортында баланың тууы турында таныклыкны алу өчен, кирәк документлар җыю һәм таныклыкны нәнинең әти-әнисенә тапшыру өчен барлык мөмкинлеләр тудырылды. Бүгенге көндә , әти-әниләрнең теләгенә нигезләнеп, исем кушу тантанасы тудыру йортында үткәрелергә мөмкин.
9 октябрь көнне ЗАГС идәрәсе белгечләре тарафыннан, әби-бабайлары,туганнары һәм тудыру йорты коллективы алдында, Гаптерәшитов Марат һәм Гәйнуллина Илвираның әти-әниләренә тантаналы рәвештә балаларының беренче документы - туулары турында таныклык тапшырылды.
ЗАГС идәрәсе киләчәктәдә перинаталь үзәг белән берлектә эш итүэн давам итәчәк дип ышанып калабыз.