Мамадыш районы ГХАТ бүлеген чирек гасыр дәвамында җитәкләгән Дания Минһаҗ кызы 17 октябрьда үзенең 67-нче туган көнен билгеләп үтте. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре дә читтә калмады, Дания апаны чын күңелдән тәбрикләп кайттылар.
Дания Мөхәммәтшина әле дә шундый ук мөлаем, ачык, киң күңелле әңгәмәдәш. Үзенең эшен бик яратып сагынып искә ала. Бүген ул 6 оныгына үрнәк әби, 3 баласына алыштыргысыз әни һәм тормыш иптәше Фатыйх абыйга яраткан хәләл җефет.
Дания апа күрсәтелгән игътибар, чәчәкләр һәм истәлекле бүләк өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. Профессиональ эштә уңышлар һәм сабырлык теләп калды.