ЯҢАЛЫКЛАР


20
гыйнвар, 2014 ел
дүшәмбе

Мамадыш районы ГХАТ бүлеге ветераны Әлфия Сингатуллина гаиләсендә зур бәйрәм – аның әнисе Нәкыя Гәйфетдинова  90-нчы туган көнен каршы алды.

Юбилярны котларга Башкарма комитет рәисе урынбасары Алена Смирнова, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Миннегөл Муллахмәтова, мәдәният бүлеге җитәкчесе Валерий Шрыков килде.

Дөньяда могҗизалар булмый диләр, ләкин һәр елны илебезнең төрле почмакларында бала тудыру йортларында һәр минут саен тәүге тапкыр сабый дөньяга аваз сала. Бу могҗиза – яңа тормыш башлану. Безнең районда да яңа елда кечкенә Лаеш гражданнары туды.

19
гыйнвар, 2014 ел
якшәмбе

Михаил Степанович белән Нина Никитична гомер буе колхозда эшләгән. Гаилә башлыгы иртәдән кичкә кадәр машина йөрткән, ә җәмәгате сыер да сауган, пешекче һәм ферма мөдире булып эшләгән. Икәүләшеп дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә аларның алты оныклары бар. Бу гаиләне авыл халкы тәртипле һәм хезмәт сөючән буларак хөрмәт итәләр.


18
гыйнвар, 2014 ел
шимбә

Юбилярлар инде бер-берсен балачактан ук белә, алар Амур өлкәсендә күршеләр булып яшәгәннәр, бер мәктәптә укыганнар. Үсә төшкәч, дуслык хисләре мәхәббәткә әверелә, һәм 50 ел элек Шиманов шәһәрендә Зиборовлар гаиләсе туа. Николай Дмитрий улы 18 яшьтән  2003 елга кадәр машина йөртүче булып эшли, беренче категорияле водитель-профессионал исеменә лаек була. Надежда Владимир кызы бөтен гомерен балаларга багышлый, башта тәрбияче, ә1967 елдан бирле балалар бакчасының мөдире булып эшли. Үзенең эшләү дәверендә ул Дәүләт грамотасы, башка төрле почет грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, э иң мөһиме- ул  “Татарстан Республикасының иң яхшы тещасы” исемен йөртә.

         Зиборовлар гаиләсе 1970 елга кадәр Камчаткада яши, ә 2003 елда Татарстан якларына кайтып төпләнә. Юбилярлар 2 бала үстереп, 5 онык һәм 1 оныкчыкны тәрбияләргә ярдәм итә.

          Тантана барышында аларга ГХАТ идарәсе исеменнән медаль һәм истәлекле папка тапшырылды.

Буа муниципаль районының Аксу авыл җирлеге җитәкчесе Ш.Г. Гатауллин һәм авыл җирлеге сәркәтибе Г.Р. Хамидуллина 2014 елның 18 гыйнварында “Бриллиант” туйларын билгеләп үтүче Абдуллиннар гаиләсен котладылар һәм “Рәхмәт хаты”, бүләкләр тапшырдылар. Назыйф абый белән Әминә апа авылның күркәм кешеләре, ә гаиләләре авылдашлары өчен генә түгел, ә барлык район кешеләре өчен дә  үрнәк булып тора. Юбилярлар итәгәтле, тәрбияле балалар үстергәннәр, ә бүген исә онык һәм оныкчыкларына үз киңәшләрен бирәләр. Яшь буынга мондый авыл гаиләсе зур үрнәк булып тора.Түземлелек, хөрмәт, ярату һәм тугрылык үрнәге!

ЗАГС җитәкчесе бу яшь гаиләгә йортларына шатлык, гаиләләренә озын, бәхетле гомер теләде.


17
гыйнвар, 2014 ел
җомга

2014 елның 17 гыйнвар көнендә Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идәрәсе белгечләре консультация һәм диагностика бүлеге “Хатын-казлар консультациясе”ндә булачак әниләр белән “Исем сере” дип исемләнгән кызыклы очрашу  уздырды.

       Очрашу барышында булачак яшь әниләр Түбән Кама муниципаль районында 2013 елда зур популярлык казанган исемнәр турында фикер алыштылар, балалар бакчасында, сыйныфта биш-алты Булат, өч-дүрт Әминәнең булуы бала өчен җайсыз, уңайсыз булуына төшенделәр.  Хатын кызлар консулҗтаөиясе коллективы уз чиратында мондый очрашуларны еш оештырыга таләп итте. 

Громовлар  гаиләсендә искиткеч вакыйга булды – икенче балалары Ульяна туды!

   Әти-әниләре, әби-бабайлары өчен кызларының дөньяга килүе – шатлыклы һәм куанычлы вакыйга.

  ЗАГС бүлеге җитәкчесе В.Бабушкина Громовлар гаиләсен җылы котлап, аларга сәламәтлек, өй тынычлыгы, балалары көчле һәм сәламәт, матур һәм уңышларга ирешеп үссен дигән теләкләрен белдергәннән соң, беренче документ - туу турында таныклык һәм йомшак уенчык тапшырды.     

—Гомеремнең ничек узганын сизми дә калдым. Үземә 100 яшь булуына ышанасым да килми. Бүгенге тормышым әйбәт, балаларым бик игелекле, яшисе дә яшисе генә килә,—диде ул.

Балаларын җәлләп, ике үги малайга ана назы бирү нияте белән, Кәчедә яшәүче Шәмсетдингә кияүгә чыга Урта Пошалым кызы. Өч уртак балалары  туа. Тик ире генә озын гомерле булмый. Яшь хатынын биш бала белән калдырып, 1952 елда вафат була. Тормышның бөтен авырлыгы Гөлзәйнәп җилкәсенә төшә. Бирешми татар хатыны. Тырышлыгы, булганлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә йорт–җирне дә торгыза, балаларын да укытып кеше итә. Бүген балаларына ул кадерле әни, онык, оныкчыкларына яраткан дәү әни.

Гөйзәйнәп апагы сәләмәтле, куңел тынычлыгы теләп калабыз!


16
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Алар бер мәктәптә укыганнар, урамда бергә уйнаганнар, клубка йөргәннәр һәм 1964 елның 13 гыйнварында Канаш авыл Советында язылышканнар. 40 елдан артык  “Приволжский” совхозында хезмәт иткәннәр. Хезмәтләре кабат – кабат район Башлыгының Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Алар өч бала тәрбияләгәннәр, хәзер аларны өч оныклары сөендерә. Баймяшкиннар  гаиләсенең иң мөһим сыйфатлары -  эшчәнлек, кешеләргә мәхәббәт, битараф булмау, оптимизм. 

    Узган чарада юбилярларны ЗАГС булеге җитәкчесе Бабушкина В.Б. котлады, аларга  сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләде. Юбилярларга котлау адресы һәм район Башлыгының истәлекле бүләген тапшырды. Авыл җирлеге Башлыгы һәм ветераннар оешмасы рәисе котлауларга кушылдылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International