—Гомеремнең ничек узганын сизми дә калдым. Үземә 100 яшь булуына ышанасым да килми. Бүгенге тормышым әйбәт, балаларым бик игелекле, яшисе дә яшисе генә килә,—диде ул.
Балаларын җәлләп, ике үги малайга ана назы бирү нияте белән, Кәчедә яшәүче Шәмсетдингә кияүгә чыга Урта Пошалым кызы. Өч уртак балалары туа. Тик ире генә озын гомерле булмый. Яшь хатынын биш бала белән калдырып, 1952 елда вафат була. Тормышның бөтен авырлыгы Гөлзәйнәп җилкәсенә төшә. Бирешми татар хатыны. Тырышлыгы, булганлыгы, үҗәтлеге нәтиҗәсендә йорт–җирне дә торгыза, балаларын да укытып кеше итә. Бүген балаларына ул кадерле әни, онык, оныкчыкларына яраткан дәү әни.
Гөйзәйнәп апагы сәләмәтле, куңел тынычлыгы теләп калабыз!