Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе 2014 елның 18 гыйнварында Зиборовлар Николай Дмитрий улы һәм Надежда Владимир кызының алтын туйларына багышланган истәлекле чара үткәрде

2014 елның 18 гыйнвары, шимбә

Юбилярлар инде бер-берсен балачактан ук белә, алар Амур өлкәсендә күршеләр булып яшәгәннәр, бер мәктәптә укыганнар. Үсә төшкәч, дуслык хисләре мәхәббәткә әверелә, һәм 50 ел элек Шиманов шәһәрендә Зиборовлар гаиләсе туа. Николай Дмитрий улы 18 яшьтән  2003 елга кадәр машина йөртүче булып эшли, беренче категорияле водитель-профессионал исеменә лаек була. Надежда Владимир кызы бөтен гомерен балаларга багышлый, башта тәрбияче, ә1967 елдан бирле балалар бакчасының мөдире булып эшли. Үзенең эшләү дәверендә ул Дәүләт грамотасы, башка төрле почет грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнә, э иң мөһиме- ул  “Татарстан Республикасының иң яхшы тещасы” исемен йөртә.

         Зиборовлар гаиләсе 1970 елга кадәр Камчаткада яши, ә 2003 елда Татарстан якларына кайтып төпләнә. Юбилярлар 2 бала үстереп, 5 онык һәм 1 оныкчыкны тәрбияләргә ярдәм итә.

          Тантана барышында аларга ГХАТ идарәсе исеменнән медаль һәм истәлекле папка тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International