2014 елның 16 гыйнварында Югары Ослан муниципаль районының Канаш авыл җирлегендә Алтын гаилә парын - Сергей Николай улы һәм Галина Павел кызы Баймяшкиннарны котладылар.

2014 елның 16 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Алар бер мәктәптә укыганнар, урамда бергә уйнаганнар, клубка йөргәннәр һәм 1964 елның 13 гыйнварында Канаш авыл Советында язылышканнар. 40 елдан артык  “Приволжский” совхозында хезмәт иткәннәр. Хезмәтләре кабат – кабат район Башлыгының Мактау кәгазьләре һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән. Алар өч бала тәрбияләгәннәр, хәзер аларны өч оныклары сөендерә. Баймяшкиннар  гаиләсенең иң мөһим сыйфатлары -  эшчәнлек, кешеләргә мәхәббәт, битараф булмау, оптимизм. 

    Узган чарада юбилярларны ЗАГС булеге җитәкчесе Бабушкина В.Б. котлады, аларга  сәламәтлек, бәхет, озын гомер теләде. Юбилярларга котлау адресы һәм район Башлыгының истәлекле бүләген тапшырды. Авыл җирлеге Башлыгы һәм ветераннар оешмасы рәисе котлауларга кушылдылар. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International