Мамадыш районы авыл җирлегендә гомер итүчеләр район һәм авыл җирлеге хакимияте тарафыннан булган игътибарны һәрдаим тоеп яшиләр. Гомер бәйрәмнәрен каршы алган юбилярлар аеруча зур игътибарга лаек.
2014 елның 23 гыйнварендә “Казан” гаилә үзәгендә 8 гаиләгә ана капиталы сертификаты һәм чәчәкләр тапшырылды. Юбилейлы 10 000 сертификат Игнатьевлар гаиләсенә насыйп булды. Октябрь аенда аларның гаиләсендә игезәкләр- Алиса һәм Аделина туа. Шушы гаиләнең исемнәре “Казан” гаилә үзәгенең Почет китабына төркәлде.
Һәзерге заманда гаиләдә өченче һәм дүртенче бала устерү очрагы бик сирәк. 20 ел бергә тормыш иткән, ике баланы аякка бастырган Никоновлар гаиләсе үткән елда тагын да арткан. Аларны игезәкләр туу белән тәбрик итэбез!
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең җитәкчесе Э.Ә. Зарипова Буа, Апас һәм Югары Ослан районнарында тикшерү үткәрде.
Фотографияләр 20 февральга кадәр кабул ителе электрон почта аша algared@yandex.ru.
Интернет аша тавыш биру 21 февральдэн башлана.
Нәтиҗәләр 8 март көнне билгеле булалар.2014 елның 22 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең ГХАТ идарәсендә яңа 2014 елда туган 500 нче сабый теркәлде. Булат – Роберт һәм Эльмира Лещенко гаиләсендә туган беренче бара.
2013 елда да 500 нче бала нәкъ 22 гыйнвар көнне теркәмән булган.
Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ай саен укучылар һәм студентлар өчен экскурсия-лекцияләр уза. 2014 елның 22 гыйнвар көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре 32 нче мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылар өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.
Бүген үзенә нәкъ 90 яшь тулса да, һаман да элеккечә бик тере, аралашырга яратучан, җайлы кеше ул.
Бу кышны Имаметдин Сәлахетдинов Балтачта яшәүче кызы Гөлирамнарда үткәрергә булган.2014 нче елның 22 нче гыйнваренда Сарман районы утырышлар залында район башлыгы урынбасары Г.Р.Гәрәева, район идарәсе эшләре җитәкчесе Г.И.Гарифуллина, гомүми бүлек җитәкчесе Р.Ф.Газизова катнашында авыл җирлекләре секретарьләре белән киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә 2013 нче елга йомгак ясалды һәм 2014 нче елга бурычлар куелды.
2014 елның 21 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсендә Түбән Кама шәһәре массакүләм мәгълүмат чаралары катнашуы белән брифинг үткәрелде. Брифинг барышында 14 февраль Гашыйклар көнендә үткәреләчәк “Все начинается с любви...” дип исемләнгән бәйрәм турында сүз барды. “Открытие свадебного сезона 2014”нең символик ачылуы беренче мәртәбә узган елда үткәрелде һәм яшь түбәнкамалылар арасында зур кызыксыну уятты.
Бәйрәмнең төп максаты - гаилә институтын ныгыту, булачак ата-аналарда сабыйларын тәрбияләүгә җаваплы караш булдыру, никахны рәсми рәвештә ГХАТ органннарында теркәүне пропагандалау.
Брифинг барышында ГХАТ идарәсе белгечләре бәйрәмнең берничә серен ачтылар һәм барлык түбәнкамалыларны әлеге бәйрәмгә чакырдылар.