Имаметдин абый безне ишектән керүгә үк сораулар белән күмеп ташлады

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген үзенә нәкъ 90 яшь тулса да, һаман да элеккечә бик тере, аралашырга яратучан, җайлы кеше ул.

Бу кышны Имаметдин Сәлахетдинов Балтачта яшәүче кызы Гөлирамнарда үткәрергә булган.

— Хатыным Мәхтүмә ун ел элек үлеп китте. Ул да бригадир иде, беренче бала тугач кына туктады. Бик әйбәт гомер иттек. Биш бала үстердек. Тик Рәлиф улыбыз 22 яшендә үлде, чаңгы ярышында башына салкын тигән. Олы улыбыз Радил — Мәскәүдә, хәзер ялда инде, хәрби иде. Бриллиант кызыбыз Арчада педучилищеда укыта.

— Бүгенге көндә бик бәхетле мин, — ди ул. — Кияү дә бик әйбәт кеше, җылыда рәхәтләнеп яшим. Авылдашлар, таныш–белешләр шалтыратып хәлне белеп тора.

— Мин кешеләрне бик яраттым, халык та мине яратты, — дип дәвам итә ветеран. — Барысы 46 ел бригадир булып эшләдем. Бер Сикертәннең үзендә дүрт бригада иде, 221 хуҗалык. Сигез классны тәмамладым. Әтигә колхоз эшләрендә булышып йөрдем. Сугыш башланды, авылда өлкән яшьтәгеләр белән бала–чага гына калды. Бөтенебезгә дә авыр булды, ашарга, кияргә юк, көн саен кемнең дә булса якынының үлгән, я хәбәрсез югалганы турында хатлар килеп тора. Түзде халык, җиңү тизрәк килсен, дип тырышты.

Имаметдин абый белән Җиңү бәйрәмендә Сикертәндә очрашканга кадәр, дип аерылыштык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International