2014 елның 21 гыйнварында Түбән Кама муниципаль районы Башкарма комитетының ГХАТ идарәсендә Түбән Кама шәһәре массакүләм мәгълүмат чаралары катнашуы белән брифинг үткәрелде. Брифинг барышында 14 февраль Гашыйклар көнендә үткәреләчәк “Все начинается с любви...” дип исемләнгән бәйрәм турында сүз барды. “Открытие свадебного сезона 2014”нең символик ачылуы беренче мәртәбә узган елда үткәрелде һәм яшь түбәнкамалылар арасында зур кызыксыну уятты.
Бәйрәмнең төп максаты - гаилә институтын ныгыту, булачак ата-аналарда сабыйларын тәрбияләүгә җаваплы караш булдыру, никахны рәсми рәвештә ГХАТ органннарында теркәүне пропагандалау.
Брифинг барышында ГХАТ идарәсе белгечләре бәйрәмнең берничә серен ачтылар һәм барлык түбәнкамалыларны әлеге бәйрәмгә чакырдылар.