2014 елның 23 гыйнварендә “Казан” гаилә үзәгендә 8 гаиләгә ана капиталы сертификаты һәм чәчәкләр тапшырылды

2014 елның 24 гыйнвары, җомга

2014 елның 23 гыйнварендә “Казан” гаилә үзәгендә 8 гаиләгә ана капиталы сертификаты һәм чәчәкләр тапшырылды. Юбилейлы 10 000 сертификат Игнатьевлар гаиләсенә насыйп булды. Октябрь аенда аларның гаиләсендә игезәкләр- Алиса һәм Аделина туа. Шушы гаиләнең исемнәре “Казан” гаилә үзәгенең Почет китабына төркәлде.

   Һәзерге заманда гаиләдә өченче һәм дүртенче бала устерү очрагы бик сирәк. 20 ел бергә тормыш иткән, ике баланы аякка бастырган Никоновлар гаиләсе үткән елда тагын да арткан. Аларны игезәкләр туу белән тәбрик итэбез!

   Казан шәһәре Совет районы Пенсия фонды һәм «Автоградбанк» вәкилләре тарафыннан ата-аналар исеменә җылы котлау сүзләре яңгырады. Алар әлеге сертификатның әһәмиятен ассызыкладылар, балаларга мәхәббәт һәм гаилә җылысы бирүче ата-аналарга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр.

   Барлык гаиләләргә бәхет- шатлык телибез, балаларыгыз шатлык кына алып килсен, өегездә яктылык һәм куанычлы көлү генә һөкем итсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International