Мамадыш районы авыл җирлегендә гомер итүчеләр район һәм авыл җирлеге хакимияте тарафыннан булган игътибарны һәрдаим тоеп яшиләр. Гомер бәйрәмнәрен каршы алган юбилярлар аеруча зур игътибарга лаек.
2014 нче елның гыйнвар аенда Келәүш җирлегенең Тогуз авылында гомер итүче Фатыйма Зиннәтуллина үзенең 90 яшен каршы алды. Район хакимияте исеменнән аны котларга авыл җирлеге башлыгы Назим Гаянов килде.
Түгәрәк өстәл артында Фатыйма апа үзенең озын гомерле булуын хезмәтне сөюдән, авыр тормыш шартларын җиңел итеп кабул итә белүдән булуын сөйләде.
Тормын иптәше белән алар 5 бала: өч ул һәм ике кыз үстергәннәр. Бүгенге көндә ул кызы галәсендә яши. Гомер бәйрәме белән котларга яраткан әниләрен, әбиләрен котларга балалары һәм оныклары лулы состав белән катйканнар. Ә бу, үз читарында өлкән кеше өчен – иң зур бәхет.