Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ай саен укучылар һәм студентлар өчен экскурсия-лекцияләр уза

2014 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең Тантаналар сараенда ай саен укучылар һәм студентлар өчен экскурсия-лекцияләр уза. 2014 елның 22 гыйнвар көнне ГХАТ идарәсе хезмәткәрләре 32 нче мәктәпнең 6 нчы  сыйныф укучылар өчен экскурсия-лекция үткәрделәр.

   Укучыларны Тантаналар сарае бинасы буенча уздырдылар, дәүләт бүләкләрен тапшыру, ярәшү, исем кушу, юбилей туйлар бәйрәмнәре турында сөйләделәр, ГХАТ идарәсе эшчәклеге турында белешмәләр бирделәр. Очрашу ахырында укучыларның һәрберсенә исемнәренең мәгънәсен  аңлаткан диплом тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International