Буа муниципаль районының ГХАТ бүлегендә 2014 елның 25 гыйнварында - Студентлар көнендә ике гаилә үзләренең никахларын теркәделәр. Гаиләләренең туган көне итеп - 25 гыйнварны сайлаулары очраклы түгел, чөнки бүгенге көнгә яшьләр әле студентлар.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре яшь гаиләләргә яратып, бер-берсен аңлап, озын-озак итеп яшәүләрен теләделәр һәм “Алтын туйга” чакыру тапшырдылар.
Планерка барышында Потап-Томбарла авыл җирлеге секретаре Н.В.Кузьминага Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсенең Рәхмәт хаты, Кзыл-Яр авыл җирлеге секретаре Н.Ш.Инсаповага ГХАТ идарәсенең Мактау грамотасы тапшырылды. Район башлыгы Альберт Галимулла улы Хабибуллин авыл җирлекләре секретарьләрен тәбрик итте һәм аларның хезмәтләрендә яңа уңышлар теләде.
2014 елның 25 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәренең тантаналар сараенда 2 кәләш Татьяна законлы никах теркәдә.
Бу – сокландыргыч һәм сирәк бәйрәм. Гаилә тормышының “алтын” еллыгын каршылар өчен зур мәхәббәт, олы сабырлык, бер-береңне аңлау һәм кайгырту бик мөһим.
Григорий белән Валентина 1962 елда бию кичәсендә танышалар.Ул вакытта Григорий Михайлович ТатНИИда, ә Валентина Алексеевна – РЭТО заводында эшлиләр. Ике ел очрашып йөргәннән соң, гаилә корып, ике баланы үстерәләр. Уллары Владимир һәм Викторның бүгенге көндә үз гаиләләре, алар юбиляр әби-бабайга шатлыкка 4 онык бүләк иткәннәр. Кабановлар йортында һәрвакыт кунаклар: зур һәм тату гаилә барлык бәйрәмнәрне дә бергә каршылый.
Юбилярлар Бөгелмә шәһәренең күренекле юбилярлары китабында куллар куеп, нәкъ 50 ел элек булганча, алтын балдаклар белән алмаштылар.
2014 нче елның 24 гыйнварында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ГХАТ идарәсе җитәкчесе Э.А.Зарипова Алексеевск районында булды. Эльмира Амировна мәктәп директорлары киңәшмәсендә катнашты һәм чыгыш ясады, потребкооперация пайщиклары җыелышында катнашты. Күпфункцияле үзәк эшчәнлеге белән танышты, шулай район үзәк шифаханәсенең балалар поликлиникасында булды. Идарә җитәкчесе ГХАТ бүлегендә гражданлык хәле актлары язуында кәгазьдәге һәм электрон формадагы мәгълүматларның тәңгәл килүенә аеруча игътибар итте.
2014 ел илебездә Мәдәният елы дип игълан ителде. Баулы шәһәренең туган як музее хезмәткәрләре аны халкыбызның традицияләрен һәм йолаларын яңартудан башларга карар кылдылар. Алар үзләренә кунакка яңа елда беренчеләрдән булып өйләнешкән парларның берсен чакырдылар.
Музей хезмәткәрләре Светлана һәм Николай Әхмәдуллиннарны “Аерылгысызлар” дип аталган туй йоласы курчагын ясарга өйрәттеләр, шәһәребезнең һәм районыбызның тарихы белән таныштырдылар, никах балдагын ни өчен уң кулның атсыз бармагында йөртүләрен аңлаттылар.
Бу көнне хезмәттә зур уңышларга ирешкән механизаторлар,савымчылар,терлекчеләр,врачлар,укытучылар-барлык профессия вәкилләре хөрмәтләнде.Авыл советы секретарьлары арасында-Югары Яхшый авылы советы секретаре
Мирзаева Дилия Әбелсугут кызы Район Башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Әлеге күңелле чара яңа ачылган “Актаныш” спорт комплексы бинасында үткәрелде.