2014 ел илебездә Мәдәният елы дип игълан ителде. Баулы шәһәренең туган як музее хезмәткәрләре аны халкыбызның традицияләрен һәм йолаларын яңартудан башларга карар кылдылар

2014 елның 24 гыйнвары, җомга

2014 ел илебездә Мәдәният елы дип игълан ителде. Баулы шәһәренең туган як музее хезмәткәрләре аны халкыбызның традицияләрен  һәм йолаларын яңартудан башларга карар кылдылар. Алар үзләренә кунакка яңа елда беренчеләрдән булып өйләнешкән парларның берсен чакырдылар.

 Музей хезмәткәрләре Светлана һәм Николай Әхмәдуллиннарны “Аерылгысызлар” дип аталган  туй йоласы курчагын ясарга өйрәттеләр, шәһәребезнең һәм районыбызның тарихы белән таныштырдылар,  никах балдагын ни өчен уң кулның атсыз бармагында йөртүләрен аңлаттылар.

Килен бу көнне керне борынгы заманнарда хатын-кызлар үтүкләгән кебек үтүкләп карады, ә кияү, гаиләсе өчен ризык табучы буларак, балык “тотты”.

Очрашу ахырында  Әхмәдуллиннар гаиләсе музейның мактаулы кунаклары китабына үз теләкләрен язып калдырдылар һәм “бәхет капкалары” аша уздылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International