Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә югары сыйныф укучылары белән “Гаилә” темасына дәресләр алып бару бик күркәм йолага әверелеп килә.

2014 елның 24 гыйнвары, җомга

Татарстан Республикасы “Лениногорск муниципаль районы” муниципаль берәмлеге башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә югары сыйныф укучылары белән “Гаилә” темасына дәресләр алып бару бик күркәм йолага әверелеп килә. 2014 елның 23 гыйнварында ГХАТ бүлеге мөдире Елена Яковлевна Миннигалямова чираттагы очрашуны Лениногорск шәһәре 5 нче урта белем бирү мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучыларына багышлады. Бу очрашуда никахлашу, гаиләнең барлыкка килүе, аның көнкүреше, бала тәрбияләү кебек темалар күтәрелде. Әлбәттә укучыларны, ГХАТ бүлегенең эшчәнлеге, архив һәм инде ГХАТ бүлеге тарафыннан күрсәтелә торган электрон услугалар белән таныштырдылар. Мондый очрашулар киләчәктә дә планлаштырылган. Яшь буыннар киләчәктә үзенең гаиләдәге мөнәсәбәтләрен кадерләп яшәсен өчен һәм озак еллар буена гаиләләре нык булуында мондый дәресләрнең әһәмияте бик зур булыр дип өметләнәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International