ЯҢАЛЫКЛАР


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

Буа муниципаль районында физик культура һәм спорт пропагандасына, сәламәт яшәү рәвешенә, гаиләләрнең сәламәтлеген ныгытуга зур ихтибар бирелә. Һәм шул максатны истә тотып бу елның 25 гыйнварында район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, авыл җирлекләре арасында икенче “Сәламәтлек” спартакиадасы башланып китте. Аны тантаналы ачу һәм беренче бәйгеләр “Арктика“ спорт мәктәбендә узды. Спартакиада 17 спорт төре кертеп 27 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу елны өч яңа төр ярышлары кертелде – бозда “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе”, шорт-трек, чангы эстафетасы.

2014 нче елның 29 январь  көнне Зәй районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә 7 гаиләгә ана капиталы сертификатлары тапшырылды. Зәй районы һәм шәһәре пенсия фонды идарәсенең белгечләре әти-әниләрне шатлыклы вакыйга белән котлады һәм ана капиталы сертификатын дөрес куллану тәртибен аңлатты. Бердәм Россия” партиясе Зәй бүлекчәсе белгече Ирина Кабирова бәхетле әниләрне сабыйлары туу белән котлап, балаларын чын Россия гражданнары итеп тәрбияләүне теләделәр.  ГХАТ бүлеге белгечләре  бәхетле әниләрне сабыйлары туу белән котладылар.

 

Ата-анадан башка,

Һәр нәрсә дә табыла

Һәр балага ата-ана

Изге итеп табына

Бәйрәм белән сезне хөрмәтле әти-әниләр!

Мамадыш районы авыл җирлекләре сәркәтибләре гыйнвар аеның беренче көннәрендә үк ГХАТ бүлеге архивында кайнашалар: алар ел дәвамында булачак юбилярлар турында мәгълүмат җыя.

Гыйнвар ае юбилярларын котлау өчен Тауиле авыл җирлеге декабрь аенда ук әзерләнде. Депутат Люмила Телешева, Тауиле башкарма комитеты җитәкчесе Василий Иванов, сәркәтип Наталья Валынова “яшь парларны» зөбәрҗәт  туйлары белән иң беренче булып тәбрикләделәр.

Балтач муниципаль районының Норма авыл җирлеге мәдәният йортында бик матур бәйрәм - ”энҗе” туйларын билгеләп үтүче юбилярларны котладылар. Әмир һәм Рәкибә Ганиевлар, Мөнир  һәм Лилия Мәрдановлар  25 ел элек нык гаилэ корып, шушы көнгә кадәр үрнәк гаиләләр булып яшәп киләләр. Ике гаиләдәдә өч бала тәрбияләп үстерелде, хэзер инде әби-бабайларын оныклары сөендерэ. Мондый күркәм чараларнын максаты: һәр кешегә  бер-береңә карата хөрмәткә,мәхәббәткә нигезләнгән ныклы гаилә коруның мөҺимлеген күрсәтү, гаилә институтын ныгыту  булып тора. Бу күркәм гаиләләрне Норма авыл жирлегенең башлыгы Абдрахманов Ф.Ф. һәм аның урынбасары Мәрданова З.Н  җылы  котлауларын юллап, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

         2014 нче елның 29 январендә  Зәй муниципаль районы ГХАТ бүлеге Кече коллегиясенең 6 нчы  утырышы узды. Утырышта Зәй муниципаль районында гражданлык хәле актларын теркәү буенча эшчәнлекнең 2013 елдагы нәтиҗәләре һәм 2014 нчы елга планнар каралды. Утырышны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Бариев алып барды.

28
гыйнвар, 2014 ел
сишәмбе

Бәхетле әти-әнине Арча муниципаль районы башкарма комитеты  ЗАГС бүлегенең баш белгече Бахтиярова Фәридә Рәүф кызы котлады һәм Алиянең беренче документын – туу турында таныклык тапшырды.

 

Ана! Нинди бөек исем.

Нәрсә җитә ана булуга?

Хатын-кызның бөтен матурлыгы,

Бөтен күрке ана булуда! 

2014 елның 27 гыйнварында Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Юрий Тимофей улы һәм Нина Василий кызы Царевалар 50 ел - алтын туйларын, Константин Иван улы һәм Евдокия Петр кызы Бугряковалар 60 ел - бриллиант туйларын билгеләп уттеләр. Юбилярларны балалары, оныклары, якын туганнары жылы сузләр белән котладылар. Яшьлекләрен искә төшереп, “Эче”дә кычкырып алдылар. Тантана истәлекле фотога төшу, “Рәхмәт хаты” тапшыру белән тәмамланды.

 

Ульдановлар Раиф Сәләхи улы һәм Сания Галимхан кызы Кукмара районы Түбән Өскебаш авылында туып үскәннәр, бүген дә шунда гомер кичерәләр. Алар балачактан ук бер-берсенә таныш булып, бер урамда үскәннәр, бергәләшеп бер мәктәпкә йөргәннәр. Ул вакытларда бер гаилә булып, ярты гасыр бергә яшәүләрен, менә дигән балалар үстереп, авыр тормыш сынауларын бергә күтәрүләрен  күз алдына да китермәгәннәрдер.

2014 елның 27 гыйнварында Мөслим муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының атналык җыелышында ГХАТ бүлеге җитәкчесе Р.А. Насифуллина ТР МК ГХАТ Идарәсенең узган коллегиясе нәтиҗәләре буенча чыгыш ясады һәм 2014 елга куелган бурычлар белән таныштырды.
2014 елның 25 гыйнварында Яшел Узән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә Виктор Николай улы һәм Нина Иван кызы Емелиннар 50 еллык бәйрәмен–Алтын туйларын билгеләп уттеләләр. Яшь парлар - 50 ел элек, 1964 елның 25 гыйнварында, Байрам-Али шәһәре ГХАТ бүлегендә язылышалар.  Виктор Николай улы һәм Нина Иван кызы ике кыз устерәләр, оныклары белән сөенеп яшиләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International