ЯҢАЛЫКЛАР


31
гыйнвар, 2014 ел
җомга

Өлкән буын кешеләре өчен йортларына район җитәкчесе килү – истә калырлык зур вакыйга. Менә Мәдинә апа да үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башлыгы Рөстәм Галиуллович Кәлимуллинны бик шатланып һәм рәхмәт хисләре белән каршы алды. Аңа җитәкче кулыннан чәчәк бәйләме һәм бүләк алу бик күңелле булды. Ә юбилярның иң зур рәхмәте – фронтовикның тол хаты буларак бөтен уңайлыклары булган фатир бирү өчен иде.

Мәдинә Вәлиулловна өчен быелгы ел юбилей елы. Аны ихлас күңелдән 90 яшьлеге белән Каенлык җирле үзидарә Советы котлаунда сәламәтлек, тыныч картлык һәм һәрвакыт гомер бәйрәмен үткәргән көндәге кебек күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы теләде.


30
гыйнвар, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2014 нче елның гыйнвар аенда Яңа Чишмә районы Яңа Иванай авылында яшәүче Афанасьев Александр Иван улы белән Алевтина Кузминична алтын туйларын бәйрәм иттеләр. Александр Иванович белән Алевтина Кузминична  гомер буе авыл хуҗалыгында эшләгәннәр. Александр  Иванович – прораб булып, Алевтина Кузминична –терлек караучы. 2 кыз устергәннәр. Аларны авыл клубында эшлэучелэр уз программалары белән шатландырды.  Авыл җирлеге башлыгы  Наталья Александровна Баранова юбилярларны котлап бүләк тапшырды.

Студентлар көнендә, 2014 елның 25 январендә, Никахлашу сараеның иркен залында беренче тапкыр студентлар бал-маскарады уздырылды. Монда Бөгелмә шәһәренең югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортларының   50-дән артык  иң актив студенты катнашты.

Җыелыш эшендә Минзәлә муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль – мәдәният сораулары буенча урынбасары Гильфанов Н.З. катнашты. Гражданлык хәле актларын теркәү буенча уңай һәм тискәре яклар билгеләп үтелде. 2014 елга бурычлар куелды.

Очрашу бик кызыклы узды. Студентлар да үз фикерләрен һәм теләкләрен белдерергә мөмкинлек алдылар. Менә аларның кайберләре.

Дарья Пожарская, КФУ студенты, булачак физика һәм информатика укытучысы үзенең киләчәк эше турында болай сөйли:

- Һәрбер кеше һөнәри яктан үсәргә һәм карьера ясарга тели. Әгәр дә укытучының андый мөмкинлеге бар икән, нигә моның белән файдаланмаска? Минем бик күп нәрсәләргә ирешәсем килә, җәмгыятькә файдалы кеше буласым килә. Мәсәлән, мәгариф министры булырга... ә нишләп булмаска?

Әлеге шигарьнең актуальлеген шәһәребезнең 90 пар яшьләре үз мисалларында исбатларга теләк белдерделәр.  7 нче февральдә старт алып 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк 22 нче Кышкы Олимпия уеннары барышында Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсенең тантаналар залында 180 кәләш белән кияүнең никахлары законлы рәвештә теркәләчәк. Тормыш корып яшәүнең дәвамлылыгы буенча  үз рекордын куярга һәрбер гаиләнең дә мөмкинлеге бар. 7 февральдә, 22 кышкы Олимпиада уеннары ачылган көнне, бөтендөнья гаилә пьедисталын яулауга өч пар, 14 һәм 15 февраль көннәрендә 20 пар, ә инде Олимпиада уеннарының ябылуы алдыннан, 22 февральда 15 пар дәгъва белдерәчәк. Аларның гаиләләре нык, озын гомерле һәм бәхетле булыр дип ышанып калабыз. 

Татарстан  Республикасында соңгы елларда аерылышуны теркәү динамикасы үсеше билгеләнә. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә таркалучы гаиләләр санын киметү чараларын эзлиләр: ГХАТ бүлеге җитәкчесе аерылышырга гариза язган һәр гаилә белән сөйләшү үткәрә, киңәшләрен бирә; аерылышу яки гаиләне саклап калу темасын яктырткан плакатлар эленгән. Аерылышуларны кисәтү юнәлешендә алып барган эш нәтиҗәсендә 2013 елда гариза язган 92 пардан 72 парга гына аерылышу турында акт теркәлде.

Уңай нәтиҗәләрне истә тотып, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге алга таба да гаиләләрне саклап калуга юнәлтелгән эшне дәвам итәчәк.

Азнакай муниципаль  район башлыгы урынбасыры Нагимов Н.М. , район ветераннар советы рәисе, Урсай җирлеге башлыгы, ЗАГС җитәкчесе юбилей белән котлап, бүләкләр тапшырдылар.Бу матур чара "Ахирәт" ансамбле башкауындагы  мәнгелек мәхәббәткә багышланган матур көйләр астында үткәрелде.

Актүбә бистәсендә эшләүче, әйдәп баручы белгече, Понамарева Лилия Шәүкәт кызына, Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты ГХАТ  Идарәсенең "Рәхмәт хаты" тапшырылды. 


29
гыйнвар, 2014 ел
чәршәмбе

Буа муниципаль районында физик культура һәм спорт пропагандасына, сәламәт яшәү рәвешенә, гаиләләрнең сәламәтлеген ныгытуга зур ихтибар бирелә. Һәм шул максатны истә тотып бу елның 25 гыйнварында район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, авыл җирлекләре арасында икенче “Сәламәтлек” спартакиадасы башланып китте. Аны тантаналы ачу һәм беренче бәйгеләр “Арктика“ спорт мәктәбендә узды. Спартакиада 17 спорт төре кертеп 27 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу елны өч яңа төр ярышлары кертелде – бозда “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе”, шорт-трек, чангы эстафетасы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International