Мәхәббәт өчен икәү көрәшергә тиеш

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан  Республикасында соңгы елларда аерылышуны теркәү динамикасы үсеше билгеләнә. Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә таркалучы гаиләләр санын киметү чараларын эзлиләр: ГХАТ бүлеге җитәкчесе аерылышырга гариза язган һәр гаилә белән сөйләшү үткәрә, киңәшләрен бирә; аерылышу яки гаиләне саклап калу темасын яктырткан плакатлар эленгән. Аерылышуларны кисәтү юнәлешендә алып барган эш нәтиҗәсендә 2013 елда гариза язган 92 пардан 72 парга гына аерылышу турында акт теркәлде.

Уңай нәтиҗәләрне истә тотып, Татарстан Республикасы Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге алга таба да гаиләләрне саклап калуга юнәлтелгән эшне дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International