Буа муниципаль районында физик культура һәм спорт пропагандасына, сәламәт яшәү рәвешенә, гаиләләрнең сәламәтлеген ныгытуга зур ихтибар бирелә. Һәм шул максатны истә тотып бу елның 25 гыйнварында район оешма-предприятиеләре, учреждениеләре хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре, авыл җирлекләре арасында икенче “Сәламәтлек” спартакиадасы башланып китте. Аны тантаналы ачу һәм беренче бәйгеләр “Арктика“ спорт мәктәбендә узды. Спартакиада 17 спорт төре кертеп 27 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу елны өч яңа төр ярышлары кертелде – бозда “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе”, шорт-трек, чангы эстафетасы.
Бозда “Әти, әни, мин – спорт гаиләсе” ярышында Адав-Толымбай җирлегеннән Валиуллиннар гаиләсе беренче урынны, икенче урынны район администрациясе өчен ярышкан Аглиуллиннар гаиләсе, шикәр заводы данын яклаучы Хайрутдиновлар гаиләсе өченче урынны яуладылар. Җиңүче гаиләләргә Мактау грамотасы белен ГХАТ бүлегенең “Нык гаилә – спорт гаиләсе” Дипломы тапшырылды.