Очрашу бик кызыклы узды. Студентлар да үз фикерләрен һәм теләкләрен белдерергә мөмкинлек алдылар. Менә аларның кайберләре.
Дарья Пожарская, КФУ студенты, булачак физика һәм информатика укытучысы үзенең киләчәк эше турында болай сөйли:
- Һәрбер кеше һөнәри яктан үсәргә һәм карьера ясарга тели. Әгәр дә укытучының андый мөмкинлеге бар икән, нигә моның белән файдаланмаска? Минем бик күп нәрсәләргә ирешәсем килә, җәмгыятькә файдалы кеше буласым килә. Мәсәлән, мәгариф министры булырга... ә нишләп булмаска?