Өлкән буын кешеләре өчен йортларына район җитәкчесе килү – истә калырлык зур вакыйга. Менә Мәдинә апа да үзен 90 яшьлек юбилее белән котларга килгән район башлыгы Рөстәм Галиуллович Кәлимуллинны бик шатланып һәм рәхмәт хисләре белән каршы алды. Аңа җитәкче кулыннан чәчәк бәйләме һәм бүләк алу бик күңелле булды. Ә юбилярның иң зур рәхмәте – фронтовикның тол хаты буларак бөтен уңайлыклары булган фатир бирү өчен иде.
Мәдинә Вәлиулловна өчен быелгы ел юбилей елы. Аны ихлас күңелдән 90 яшьлеге белән Каенлык җирле үзидарә Советы котлаунда сәламәтлек, тыныч картлык һәм һәрвакыт гомер бәйрәмен үткәргән көндәге кебек күңел күтәренкелеге, рух ныклыгы теләде.
– Мин гомерем буе эш аты булдым инде. Укырга туры килмәде, көч-хәл белән өч сыйныф тәмамладым, – дип сөйли үзенең тормыш юлы турында Мәдинә апа. Яшьлектә күргән авырлыклар өчендер инде Ходай мине нык сәламәтлек һәм озын гомер белән сыйлады. Янымда мине яратучы кешеләрем – кызларым, кияүләрем, оныкларым, оныкчыкларым. Балалар минем һәр теләгемне үтәргә әзер торалар. Көн саен үземнең догаларымда Аллаһы Тәгаләдән шушы иң якын кешеләремә тазалык-саулык, иминлек, тигезлек сорыйм. Аларның бәхетле булуы минем өчен бүген бик мөһим, – диде Мәдинә апа.