“Рекордлар туйдан башлана!”

2014 елның 30 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Әлеге шигарьнең актуальлеген шәһәребезнең 90 пар яшьләре үз мисалларында исбатларга теләк белдерделәр.  7 нче февральдә старт алып 23 февральгә кадәр дәвам итәчәк 22 нче Кышкы Олимпия уеннары барышында Түбән Кама шәһәре ГХАТ идарәсенең тантаналар залында 180 кәләш белән кияүнең никахлары законлы рәвештә теркәләчәк. Тормыш корып яшәүнең дәвамлылыгы буенча  үз рекордын куярга һәрбер гаиләнең дә мөмкинлеге бар. 7 февральдә, 22 кышкы Олимпиада уеннары ачылган көнне, бөтендөнья гаилә пьедисталын яулауга өч пар, 14 һәм 15 февраль көннәрендә 20 пар, ә инде Олимпиада уеннарының ябылуы алдыннан, 22 февральда 15 пар дәгъва белдерәчәк. Аларның гаиләләре нык, озын гомерле һәм бәхетле булыр дип ышанып калабыз. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International