Студентлар көнендә, 2014 елның 25 январендә, Никахлашу сараеның иркен залында беренче тапкыр студентлар бал-маскарады уздырылды. Монда Бөгелмә шәһәренең югары һәм урта һөнәри белем бирү уку йортларының 50-дән артык иң актив студенты катнашты.
Бу чараны Бөгелмә муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге һәм Яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге ярдәме белән шәһәрнең “Курс-М” студентлар клубы оештырды.
Яшьләр алдан өйрәнгән бал биюләрендә 2 сәгать дәвамында бөтерелделәр. Беренче бию – полонез – яшьләргә бик үк җиңел бирелмәсә дә, вальс һәм вальс-котильонны башкару күп парларның бу кичәгә яхшы әзерләнгәннәрен күрсәтте. Алып баручылар, биюләр арасында күңелле конкурслар оештырып, кичәгә ямь өстәде. 10 пар балның Патшасы һәм Патшабикәсе исеменә лаек булыр өчен көрәште, аларга махсус сынаулар әзерләнгән иде. Нәтиҗәдә Горелышев В. һәм Ярошевская И. бу исемнәргә лаек булдылар.
Мондый студентлар балы безнең шәһәрдә беренче тапкыр уздырылды һәм бу кичәдә катнашуга шулкадәр кешенең чакыру белән ризалашуылары бик сөендерде. Бүген шулкадәрле күп искиткеч гүзәл парларны бик матур бал киемнәрендә күрү күңелле, күбесенең бал күлмәкләре мәктәпнең чыгарылыш кичәләреннән бирле киелмәгәндер. Бу чараны оештыруга күп көч куелды. Кичәдә катнашучылар барысы да бик канәгать булып, уңай тәэсирләр алгандыр дип ышанабыз.
Бал бүгенге кичәдә катнашкан парларның якты теләкләре салынган “күк фонарьларын” күккә очыру белән тәмамланды.