2014 елның 3 февралендә Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә яңа елның беренче сертификат тапшыру тантанасы үтте.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Алена Смирнова залда утыручы бәхетле 16 гаиләне кечкенә сабыйлары туулары белән чын күңелдән тәбрикләде, ана капиталына ия булу хокукын дәлилләүче сертификатларны тапшырды.
3 февраль көнне Балтач мәдәният йортында «Мәдәният елын» ачу тантанасы булып узды. Бәйрәмдә Вакыйф Мансур улы Зәкиев мәдәният өлкәсендәге эшчәнлегебезне һәм 2014нче елда мәдәният хезмәткәрләре алдында торган бурычларны яктыртты. Мәдәният елын ачу тантанасында бәйрәмебезнең мөхтәрәм кунаклары Татарстан дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе – Рәзил Исмәгыйл улы Валиев, Татарстан язучылар берлеге рәисе – Рафис Харис улы Корбанов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт җыр-бию ансамбленең директоры – Юрий Леонидович Жуков һәм баш балетмейстеры – Раилә Мөхәммәтханова Гарипова, Балтач муниципаль район башлыгы – Рамиль Рәшит улы Нотфуллин һәм барлык җитәкчеләр катнашты. Шулай ук бәйрәмебезгә мәдәният хезмәте ветераннары, сәхнә ветераннары һәм барлык мәдәният хезмәткәрләре чакырулы иде. Район администрациясе халкыбызның рухи ихтияҗын, мәдәниятен үстерүне истә тотып, бию сәнгатен тагын да үстерү, камилләштерү максатыннан килгән кунаклар һәм район хакимияте башлыгы арасында килешү төзелде.Тантана районыбызның сәнгать осталары чыгышы белән бергә үрелеп барды. Концертта үзебезнең район йолдызлары Илназар, Радик Шакиров, Инсаф Марданов, Ирек Фатихов, Диләрә Вахитова, Рафиль Жәләлиев, «Балкыш» җыр-бию ансамбле, «Шулдыр жыт» удмурт фольклор коллективы, бию төркемнәре һәм Халык уен кораллары оркестрының матур чыгышлары тәкъдим ителде.
Тиң парларын эзләүчеләр өчен Мамадыш җирлегендә үз эшчәнлеген 2013 нче елның ахырында башлап җибәргән “Танышулар клубы” ялгыз ирләр һәм хатын-кызлар арасында көннән -көн популярлаша бара һәм үзенең беренче җимешләрен бирә башлады.
Танышып өлгергән алты пар инде никахларын да үткәргәннәр, бу үз чиратында, яшьләрнең гаилә корырга әзер булулары турында сөйли.
Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре шушы проект ярдәмендә табышкан парлар тиздән никахларын теркәргә гариза бирерләр һәм ГХАТ бүлеге каршында эшләп килүче “Яшь гаилә” клубының яңа әгъзалары булырлар дип ышанып кала.
Спас районы башкарма комитеты житәкчесе, комиссия председателе С.И.Тюнев оешма житәкчеләре, һәм авыл җирлеге җитәкчеләре катнашында утырыш булып узды.
Утырыш барышында Спас районы баш табибы Е.И.Самохвалов һәм авыл җирлеге җитәкчеләренең чыгышы тонланылды.
МФЦ хезмәткәрләрен ЗАГС бүлеге җитәкчесе һәм башка белгечләр укыта. Уку дәресләре атна буе дәвам итәчәк.
Кышның да үз матурлыгы бар шул. Әллә салкын гыйнвар аенда тугангамы, ярата ул елның бу фасылын. Көн дә үтеп йөргән өй каршыларындагы үзәнлек кар патшалыгын хәтерләтә. Ә җәен ул яшеллеккә төренә. Язмыш җиле үзе ташлый бу якларга Балтач районының Янгул авылы кызы Данияне. Шушында гомерлеккә төпләнеп каласын сизгән диярсең. Кара, Утар Атыга килгәненә дә 60 елдан артык вакыт үткән икән бит.
Әтисе Ибраһим тирә–юньдә дан тоткан көрәшче, әнисе Фагыйлә дини кеше була. Беренче көненнән үк әтисе фронтка алына. Әтисенең: “Кызым, озак тормам, кайтырмын, аңарчы зур үсә тор”,—диюен оныту мөмкинмени?! Күңеле сизгән диярсең, сүзендә тора, кайта бит әтисе.
Инде үсеп, буйга җиткәч, биюче, җырчы егет Мәгъсүм белән гаилә корып җибәрәләр. Бу көннән башлап язмыш аларның мәхәббәтләрен төрлечә сыный. Дания Субаш Атыга укытырга кайта, ире Мәскәүгә укырга китә.Озак та үтми беренче кызлары Резеда дөньяга килә. -Мәктәп директоры Нурулла Гыйниятуллин иремне дә мәктәпкә чакыртты. Мәгариф министрлыгы ярдәме белән йорт җиткездек. Ул вакытта Булатыбыз да бар иде инде. Яңа йортка кече кызыбыз Гөлнараны алып кайттык. Тормышыбыз көйләнеп китте. 43 ел матур гына яшәдек. Мәгъсүм генә бик иртә китте, 67 яшендә вафат булды,—ди Дания Нуриәхмәтова.—Ә эшкә килгәндә, үз–үземне аямадым. Мәктәптә татар теле, әдәбияты укыттым, төрле чаралар оештырдым, семинарлар, конференцияләрдә чыгышлар ясадым.Агымдагы елның 27 гыйнварында Теләче районының Югары Кибэхуҗа авылында яшәүче Кәримуллин Мәгсүм һәм Рая апаның олы бәйрәмнәре – бергә тормыш корып яши башлауларына 60 ел. Әлеге хөрмәткә лаек парны авыл халкы бик хөрмәт итә. Аларны шушы түгәрәк даталары белән котлауда районга эшлекле визит белән килгән Республиканың хезмәт һәм социаль яклау идарәсе министры Айрат Шәфигуллин һәм район башлыгы Илдус Зарипов катнашты.
31 нче гыйнвар көнне Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе белгечләре бергә тормыш корып яши башлауларының 65-еллыгын билгеләп үтүче Батырев Матвей Андреевич һәм Мария Григорьевнаны өйләренә барып котлап кайттылар. Яшь, чая, җитез Марияне, үзе дә эшчәнлеге, уңганлыгы, булдыклылыгы белән аерылып торучы Матвей беренче күрүендә үк охшатып, аңа гашыйк та булып куя. Озак та уйлап тормастан Матвей Андреевич белән Мария Григорьевна Әлки районының Иске Тумба авыл советында никахларын рәсми рәвештә теркәп тә кайта. Сугыштан соңгы авыр, катлаулы еллар Батыревлар гаиләсенә, әйтерсең лә, хәер-фатиха бирә, аларның тигез, тату тормышта яшәүләренә җирлек әзерли. Түбән Кама шәһәренә Батыревлар гаиләсе 1971 нче елда күчеп килә. Матвей Андреевич һәм Мария Григорьевна бүген кызлары Лидия тәрбиясендә гомер кичерәләр. Өзелеп сөйгән оныклары Игорь һәм туруннары Екатерина әби-бабасының хәлен һәрдаим белешеп торалар.
Батыревларны тимер туйлары белән котлап Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре Матвей Андреевич һәм Мария Григорьевнага Дәрәҗәле акт һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Аларның исемнәре Түбән Кама ГХАТ идарәсенең Мактау китабына кертелде.2014 елның 31 гыйнварында Макыл авыл җирлегендә искиткеч, әмма сирәк була торган вакыйга – гаилә тормышы юбилярларын котлау узды. Бу - Сәет авылыннан Александр Петр улы һәм Раиса Владимир кызы Масловлар гаиләсе.