Шушы олуг юбилейлары белән аларны котларга район җитәкчеләре, кунаклар килде. Район башлыгы исеменнән юбилярларга котлау хаты белән бүләкләр тапшырылды.
Алар беркемнән дә аерылып тормаган гади авыл кешеләре. Тырыш крестьян гаиләсендә туып, бөтен көчләрен, акылларын эшкә җигеп бик яшли хезмәт юлларын башлаганнар. 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Киң күңелле, ачык бу гаилә бүгенге көндә дә тормыш мәшәкатьләренә чумып, балаларының һәм оныкларының шатлыкларына куанып яши бирәләр. Аларга алдагы тормышларында да сәламәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы һәм тигезлек теләп калабыз.
Социаль мәсьәләләр буенча башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары М.Р.Ногманов, Пенсия фонды бүлеге җитәкчесе Ш.Ш.Гаффаров, ЗАГС бүлеге җитәкчесес Р.И.Насибуллина тантаналы рәвештә иң изге теләкләрен юлладылар. Апастан Зиннәтуллиннар һәм Гаффаровлар кызлары Адиләгә, Шәйхетдиновлар уллары Инсафка, Каратуннан Шәриповлар уллары Исламга, Сәйфетдиновлар гаиләсе кызлары Зөлфиягә алдылар.
Утырышка җирле үзидарә башкарма комитетлар җитәкчеләрнең урынбасарлары, ГХАТ идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, мәдәният, спорт һәм туризм буенча идарәсе, шәһәрнең дәүләт статистика бүлеге вәкилләре чакырулы иде. Утырыш барышында райондагы демографик ситуациягә җентекле анализ бирелде, узган елга йомгаклар ясалды һәм 2014 елга куелган бурычлар әйтелде.
Соңыннан гражданлык хәле актлар теркәүдә актив һәм нәтиҗәле эш алып барган өчен җирле үзидарә җитәкчеләрнең урынбасарлары Министрлар Кабинетынын ГХАТ идарәсе исеменнән мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.
Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җирле матбүгат чаралары белән тыгыз элемтәдә тора. Гаилә институтының ролен популярлаштыруда, ана һәм бала, гаилә проблемаларын күтәрүдә дә актив хезмәттәшлек итә.
Ахыргы вакытта, райондашларыбыз Мамадыш муниципаль районы ММЧның мәгълүмати сайтында гаилә темасына багышланган бәйгеләрне аеруча үз иттеләр.
Мәсәлән, шушы көннәрдә “Гаилә альбомы” конкурсында катнашу өчен фоторәсемнәрне кабул итү төгәлләнде.
Борис Михаил улы һәм Ольга Лукоян кызы Югары Ослан районының Соболевский авылында 1964 елның 2 февралендә язылышканнар. Алар икесе дә Карамышиха авылында күршеләр булып, бергә урамда уйнап үскәннәр.
Матур, чаян, шат күңелле Ольганы Борис бик ошаткан, һәм армиядән соң алар өйләнешкәннәр.
Борис Михаил улы һәм Ольга Лукоян кызы 3 матур кыз үстергәннәр, оныкларының үсүләрен күреп, хәзер инде аларга ялларга кайтып бабайлары белән бергә балыкка, гөмбәгә йөргән, өйдәге хезмәт буенча булышкан оныкларының балалары ирешкән уңышларга сөенәләр.
Ирле – хатынлы Мартемьяновларларның исемнәре районның Хөрмәтле гражданин китабына кертелде. ЗАГС булеге җитәкчесе юбилярларга район Башлыгының Рәхмәтен һәм истәлекле бүләк тапшырды. Авыл җирлеге башлыгы юбилярларны җылы котлап, истәлекле бүләк тапшырды.2014 елның 3 февралендә шәһәрнең оешма җитәкчеләре катнашында чираттагы эш утырышы булды. Утырышта ГХАТ идарәсе җитәкчесе Загрутдинова Резеда Котдус кызы чыгышында идарәнең 2013 елга йомгаклар ясалды, 2014 елга планнар куелды.
2014 нче елның 3 нче февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Эльмира Зарипованың Түбән Кама шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Әлеге сәфәр кысаларында Эльмира Зарипова Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин белән очрашты, 10 февраль көнне рәсми рәвештә ачылачак Күпфункцияле Үзәк белән танышып, Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә булып китте.
Эльмира Зарипованы аеруча кызыксындырганы - Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре өчен Күпфункцияле үзәктә җиһазландырылган эш урыннары булды. ГХАТ идарәсе җитәкчесе әлеге Үзәктә барлык уңайлыклар да тудырылганлыгын ассызыклап, шәһәребез җитәкчелеге эшенә үзенең уңай бәясен бирде. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә исә Эльмира Зарипова архив белән танышты, аны тәртиптә тоту буенча үзенең киңәшләрен бирде. Моннан тыш ул ГХАТ идарәсендә махсус график буенча үткәрелә торган “Гаилә белеме - Семьеведение” дәресендә катнашкан балалар белән аралашып, әлеге эшне югары бәяләде.
Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды. Утырышта 2013 елда башкарылган эшләр һәм 2014 елга планнар турында сөйләшенде. Беренче булып, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиевның чыгышы тыңланды. Опека һәм попечительлек буенча сектор мөдире Гүзәл Шакирҗанова ятим балаларны социаль яклау максатыннан үткәрелгән чаралар турында сөйләде. ЗАГС җитәкчесе Люция Фатыйхованың чыгышы, шулай ук мәгълүматларга бай иде. Люция Рәшид кызы 2012 ел белэн чагыштырганда 2013 елда 26 бала күбрәк тууын әйтеп үтте. Барысы 678 бала туган. Үлүчеләр — 709.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надия Мифтахетдинова: