Сарман районы Яңа Әхмәт авылында тормыш итүче Шәйхелмәрдән Заман улы белән Гөлүсә Шакир кызы Ризатдиновлар моннан 50 ел элек үзләренең гаиләләрен коралар

2014 елның 5 феврале, чәршәмбе

Шушы олуг юбилейлары белән аларны котларга район җитәкчеләре, кунаклар килде. Район башлыгы исеменнән юбилярларга котлау хаты белән бүләкләр тапшырылды.

Алар беркемнән дә аерылып тормаган гади авыл кешеләре. Тырыш крестьян гаиләсендә туып, бөтен көчләрен, акылларын эшкә җигеп бик яшли хезмәт юлларын башлаганнар. 3 бала тәрбияләп үстергәннәр. Киң күңелле, ачык бу гаилә бүгенге көндә дә тормыш мәшәкатьләренә чумып, балаларының һәм оныкларының шатлыкларына куанып яши бирәләр. Аларга алдагы тормышларында да сәламәтлек, бәхет, күңел тынычлыгы һәм тигезлек теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International