Гаилә темасына багышланган интернет-бәйгеләр – Мамадышлылар белән яратып кабул ителә

2014 елның 4 феврале, сишәмбе

Мамадыш районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җирле матбүгат чаралары белән тыгыз элемтәдә тора. Гаилә институтының ролен популярлаштыруда, ана һәм бала, гаилә проблемаларын күтәрүдә дә актив хезмәттәшлек итә.

Ахыргы вакытта, райондашларыбыз Мамадыш муниципаль районы ММЧның мәгълүмати сайтында гаилә темасына багышланган бәйгеләрне аеруча үз иттеләр.

Мәсәлән, шушы көннәрдә “Гаилә альбомы” конкурсында катнашу өчен фоторәсемнәрне кабул итү төгәлләнде.

Әйтергә кирәк, катнашучы гаиләләрнең фоторәсемнәре һәм гаилә турындагы мәгълүмат сайт та гына түгел, ә җирле “Нократ” – “Вятка” гәҗит басмасында да чыгарыла. Бәйгедә җиңүчеләр редакциядә тантаналы рәвештә бүләкләнәчәк.

Инде кичә, 30-нчы гыйнвар көнне  mamadysh-rt.ru сайты битләрендә “ Мәхәббәт – ул...” дип аталучы яңа бәйге башланды. Катнашучылар җибәргән фоторәсемнәр башланган җөмләнең лаеклы дәвамы булырга тиеш.

Яңа конкурс бар дөнья гөрләтеп бәйрәм итүче Гашыйклар көненә багышланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International