Аны муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина алып барды. Утырышта 2013 елда башкарылган эшләр һәм 2014 елга планнар турында сөйләшенде. Беренче булып, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиевның чыгышы тыңланды. Опека һәм попечительлек буенча сектор мөдире Гүзәл Шакирҗанова ятим балаларны социаль яклау максатыннан үткәрелгән чаралар турында сөйләде. ЗАГС җитәкчесе Люция Фатыйхованың чыгышы, шулай ук мәгълүматларга бай иде. Люция Рәшид кызы 2012 ел белэн чагыштырганда 2013 елда 26 бала күбрәк тууын әйтеп үтте. Барысы 678 бала туган. Үлүчеләр — 709.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Надия Мифтахетдинова: