Утырышка җирле үзидарә башкарма комитетлар җитәкчеләрнең урынбасарлары, ГХАТ идарәсе җитәкчесе һәм белгечләре, мәдәният, спорт һәм туризм буенча идарәсе, шәһәрнең дәүләт статистика бүлеге вәкилләре чакырулы иде. Утырыш барышында райондагы демографик ситуациягә җентекле анализ бирелде, узган елга йомгаклар ясалды һәм 2014 елга куелган бурычлар әйтелде.
Соңыннан гражданлык хәле актлар теркәүдә актив һәм нәтиҗәле эш алып барган өчен җирле үзидарә җитәкчеләрнең урынбасарлары Министрлар Кабинетынын ГХАТ идарәсе исеменнән мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнде.