Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Эльмира Зарипованың Түбән Кама эшлекле сәфәре

2014 елның 3 феврале, дүшәмбе

2014 нче елның 3 нче февралендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Эльмира Зарипованың Түбән Кама шәһәренә эшлекле сәфәр кылды. Әлеге сәфәр кысаларында Эльмира Зарипова Түбән Кама муниципаль районы башлыгы Айдар Метшин белән очрашты, 10 февраль көнне рәсми рәвештә ачылачак Күпфункцияле Үзәк белән танышып, Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын  теркәү идарәсендә булып китте.

Эльмира Зарипованы аеруча кызыксындырганы - Түбән Кама ГХАТ идарәсе белгечләре өчен Күпфункцияле үзәктә җиһазландырылган эш урыннары булды.  ГХАТ идарәсе җитәкчесе әлеге Үзәктә барлык уңайлыклар да тудырылганлыгын ассызыклап, шәһәребез җитәкчелеге эшенә үзенең уңай бәясен бирде. Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ идарәсендә исә Эльмира Зарипова архив белән танышты, аны тәртиптә тоту буенча үзенең киңәшләрен бирде. Моннан тыш ул ГХАТ идарәсендә  махсус график буенча үткәрелә торган “Гаилә белеме  - Семьеведение”  дәресендә катнашкан балалар белән аралашып, әлеге эшне югары бәяләде. 

Түбән Кама муниципаль районы Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең эше Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе җитәкчесе Эльмира Зариповада уңай тәэссир калдырды. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International